«Климат үзгәрешләренә җайлашуның төбәк планнары»темасына «түгәрәк өстәл» эшендә катнашу

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

2022 елның 22 февралендә «Стратегик эшләнмәләр үзәге» фонды (Мәскәү шәһәре) тарафыннан климат үзгәрешләренә җайлашуның төбәк планнарын эшләү мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл» оештырылды.

«Түгәрәк өстәл» дә катнашучылар климат үзгәрешләренә җайлашуның төбәк планнарын эшләү белән бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар, мондый планнарны эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

«Түгәрәк өстәл» утырышында «Стратегик эшләнмәләр үзәге» фондының беренче вице-президенты Т.А. Радченко, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәтнең, Татарстан Экология министрлыгының, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре, Россия Федерациясе субъектларының тиешле хакимият органнарыннан коллегалар катнашты.

«Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан «түгәрәк өстәл» дә сораулар буенча фикер алышуда директор урынбасары А.Б. Гревцов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International