Татарстан Республикасы кулланучылар базарындагы бәяләр вәзгыяте мониторингы буенча оператив штаб утырышы

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

2022 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2022 елның гыйнвар ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы кулланучылар базарындагы бәяләр вәзгыятен мониторинглау буенча оператив штаб утырышы узды.

Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:

Татарстан Республикасы буенча тулаем инфляция дәрәҗәсеннән артып киткән куллану товарларының һәм хезмәт күрсәтүләренең аерым төркемнәренә бәяләр үсеше турында;

Азык-төлек товарларының аерым төрләренә бәяләр дәрәҗәсен стабильләштерү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан күрелә торган чаралар турында;

Аерым азык-төлек булмаган товарлар базарында агымдагы бәя вәзгыяте турында;

2022 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча төзелеш материаллары базарындагы хәл турында;

Шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар ташу хезмәте күрсәтүгә тарифлар һәм бәяләр үсешен тоткарлау чаралары турында;

Кунакханәләр һәм башка яшәү урыннары хезмәтләренә бәяләрне тоткарлау чаралары турында.

Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н. һәм социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International