2022 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча төп чаралар планын гамәлгә ашыру буенча оператив штаб утырышы узды.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча төп чаралар планын гамәлгә ашыру турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры, оператив штаб җитәкчесе урынбасары М.Р. Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты һәм чыгыш ясады.