Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү буенча төп чаралар планын гамәлгә ашыру буенча оператив штаб утырышы

2022 елның 1 марты, сишәмбе

2022 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 28.02.2022 ел, №387-р күрсәтмәсе белән расланган Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча төп чаралар планын гамәлгә ашыру буенча оператив штаб утырышы узды.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча төп чаралар планын гамәлгә ашыру турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры, оператив штаб җитәкчесе урынбасары М.Р. Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.

Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары Гарипов А.Ш., төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Мулукова Л.И., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Әхмәтҗанова З.М. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Зиннурова Э. Ф. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International