2012 елның 3 мартында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе булды.
Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:
Татарстан Республикасы электрон документ әйләнешенең бердәм ведомствоара системасы платформасында «югары вазыйфаи затларны бәяләү» блогын эшләүнең барышы турында;
Муниципаль районнарда булдырыла торган ситуацион үзәкләр базасында муниципаль берәмлекләр башлыклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүнең 20 күрсәткечен исәпләү өчен «стандарт булмаган бурычларны хәл итү» автомат-автоматлаштырылган системасын эшләү пилот проектын гамәлгә ашыру эшләрен тәмамлау турында;
Мәгълүматлар фабрикасына «БАРС Групп» ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан эшләнелә торган җыелма платформасыннан мәгълүматларны экспортлау буенча эшләрне финанслауны тәэмин итү турында;
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системалары мәгълүматлары белән идарә итүнең оештыру-технологик системасын формалаштыру чараларын тормышка ашыру буенча «Юл картасы»н үтәү турында;
Мәгълүмат системалары базасын карау һәм анализлау нәтиҗәләре һәм аларны «мәгълүматлар фабрикасы» аша интеграцияләү турында.
Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А. Н., директор урынбасары Гарипов А. Ш., директор урынбасары Гревцов А.Б., макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е. В., төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Мулукова Л.И., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Әхмәтҗанова З.М. һәм макроикътисадый анализ бүлегенең әйдәп баручы белгече Мөбинова С. И. катнаштылар.