Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы

2022 елның 11 марты, җомга

2022 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча республика чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турындагы мәсьәлә белән Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән, Бөгелмә районнары вәкилләре чыгыш ясады.

Утырышта катнашучылар шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиленең мәҗбүри ассортимент минимумдагы дару препаратлары булуына оператив мониторинг турында хәбәрен тыңладылар.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары Гарипов А. Ш., төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Мулукова Л.И., төбәк сәясәте бүлеге әйдәп баручы белгече Кәлимуллина М. Ш. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Зиннурова Э. Ф. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International