Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утызынчы утырышы

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

2022 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин катнашында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утызынчы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.Ф. Х.

Утырышта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Хохорин А.В., Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Волынец И. В. һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Габделганиев Ф. С. үз ведомстволарының 2021 елда башкарган эшләре турында мәгълүмат бирделәр.

Шулай ук гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару өлкәсендәге аерым мәсьәләләр, муниципаль хезмәт турында ТР Кодексына һәм җирле үзидарә турында, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында, физик культура һәм спорт турында, Һөнәр берлекләре турында, мәгариф турында һәм башка мәсьәләләр каралды.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International