Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе

2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

2022 елның 17 мартында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе булды.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:

Татарстан Республикасы электрон документ әйләнешенең бердәм ведомствоара системасы платформасында «югары вазыйфаи затларны бәяләү» блогын эшләүнең барышы турында;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының муниципаль берәмлекләр башлыклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүнең 20 күрсәткечен исәпләп чыгарганда кулланыла торган мәгълүмати-аналитик модельләрне (архивларны) куллану тәртибен саклау, исәпкә алу, регламентлау системасын төзү турында;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының муниципаль районнарда төзелә торган ситуацион үзәкләр базасында муниципаль берәмлекләр башлыклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүнең 20 күрсәткечен исәпләү өчен «Стандарт булмаган бурычларны хәл итү» автоматлаштырылган системасын эшләү» пилот проектын тормышка ашыру кысаларында «Гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү өчен шартлар» Федераль күрсәткечен исәпләү өчен 2020-2024 елларга мәгълүматлар корректлылыгын тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тәкъдимнәре турында;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион үзәге белән Татарстан Республикасы электрон документлар әйләнешенең бердәм ведомствоара системасы платформасында «Югары вазыйфаи затларны бәяләү» блогын интеграцияләү эше турында;

Татарстан Республикасы электрон документ әйләнешенең бердәм ведомствоара системасы платформасында «Югары вазыйфаи затларны бәяләү» блогының мәгълүмати иминлеген тәэмин итү турында;

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарларын CDO компетенцияләрен формалаштыру бурычларын өйрәтү буенча федераль чаралар программаларына кертү турында;

Мәгълүмат системалары базасын карау һәм анализлау нәтиҗәләре һәм аларны «мәгълүматлар фабрикасы» аша интеграцияләү турында.

Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч. Н., макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е. В., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С.А., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Әхмәтҗанова З.М. һәм макроикътисадый анализ бүлегенең әйдәп баручы белгече Мөбинова С. И. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International