2022 елның 31 мартында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе булды.
Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:
Татарстан Республикасы электрон документ әйләнешенең бердәм ведомствоара системасы платформасында «Югары вазыйфаи затларны бәяләү» блогын эшләүнең барышы турында;
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион үзәге эшчәнлегендә кулланыла торган мәгълүмати-аналитик модельләр реестрын системалаштыру турында;
Мәгълүмат системалары базасын карау һәм анализлау нәтиҗәләре һәм аларны «Мәгълүматлар фабрикасы» аша интеграцияләү турында.
Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор Кудрявцева А.Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н., директор урынбасары Гревцов А. Б., макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е. В., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А., макроикътисади анализ бүлегенең әйдәп баручы белгече Мөбинова С. И. катнаштылар.