Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният һәм Сәнгать советы утырышы

2022 елның 25 марты, җомга

2022 елның 25 мартында Казан ратушасы бинасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният һәм Сәнгать советы утырышы узды.

Утырышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе Е.А. Ямпольская мөрәҗәгать итте.

Утырышта республикада мәдәният тармагының төп мәсьәләләре һәм проблемалары турында фикер алыштылар.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International