Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

2022 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча республика чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Яңа федераль ярдәм чаралары, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм чаралары, инвестицион проектлар белән эшләү һәм республика Маркетинг үзәгенең «Импортны алыштыру» блогында эшләү турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ вәкилләре сөйләде.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турында Азнакай, Аксубай, Алабуга, Кама Тамагы һәм Ютазы муниципаль районнары вәкилләре хәбәр итте.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары Гарипов А.Ш., төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Мулукова Л.И., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А. һәм төбәк сәясәте бүлегенең әйдәп баручы белгече Кәлимуллина М.Ш. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International