2022 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р.Фазлыева рәислегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында Татарстан Республикасының бюджет өлкәсе учреждениеләрен азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә җитәкчеләрнең ведомство карамагындагы тармакларда бюджет учреждениеләрен азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар һәм тәкъдимнәр турында хәбәрләре тыңланды һәм тикшерелде.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты һәм чыгыш ясады.