Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышы

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

2022 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышы узды. Республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары видеоконференцэлемтә режимында узган ТР Дәүләт Советы утырышында катнаштылар.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х.Мөхәммәтшин алып барды.

Утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә-Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап булды, аның белән Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин чыгыш ясады.

2021 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында мәҗбүри хисап белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фазлыева Л.Р. чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International