2022 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева рәислегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең ялын, сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды.
Утырышта билгеләнгән тема буенча докладлар һәм катнашучыларның хәбәрләре тыңланды һәм тикшерелде.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф. катнашты.