«2022 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2022 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнары бурычлары турында»Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

2022 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә «2022 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2022 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнары бурычлары турында»гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин, министрлыклар, ведомстволар вәкилләре һәм республиканың эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары видеоконференцэлемтә режимында катнаштылар.

Үз чыгышында Татарстан Республикасы Президенты тармак министрлыкларына финанс кыенлыклары кичерә һәм бюджетка түләүләрне киметә торган предприятиеләр белән атна саен баланс комиссияләре үткәрергә, җитештерүчеләргә кооперация элемтәләрен корырга һәм ярдәм итү чараларын кулланырга, предприятиеләргә кирәк булган яңа чаралар буенча федераль дәрәҗәгә тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Утырышның көн тәртибе кысаларында республика салым органнарының I кварталдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе М. А. Сафиуллин сөйләде.

2022 елның I кварталында ТР берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2022 елга ТР финанс системасы органнарының бурычлары турында ТР Финанс министры Р. Р. Гайзатуллин сөйләде.

Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2022 елның I кварталындагы эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Р. Х. Нуриәхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International