2022 елның 28 апрелендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе булды.
Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:
Татарстан Республикасы электрон документ әйләнешенең бердәм ведомствоара системасы платформасында «Югары вазыйфаи затларны бәяләү» блогын эшләүнең барышы турында;
Россия Федерациясе Президенты Указы белән билгеләнгән 20 федераль күрсәткечне исәпләү өчен башлангыч мәгълүматлар булган мәгълүмат системалары исемлеген билгеләү турында;
«Күрсәткечләрне тәэмин итү» таблицасын актуальләштерү буенча һәм мәгълүмат системалары базаларын карау һәм анализлау нәтиҗәләре турында һәм аларны «Мәгълүматлар фабрикасы» аша интеграцияләү турында;
Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә кирәкле аттестация белән ситуацион үзәкләрне эшләтеп җибәрүне тәэмин итү буенча чаралар турында;
Муниципаль дәрәҗәгә декомпозацияләнгән күрсәткечләрне җыюны оештыру турында.
Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор Кудрявцева А.Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Әхмәтҗанова З.М. һәм макроикътисадый анализ бүлегенең әйдәп баручы белгече Мөбинова С. И. катнаштылар.