2022 елның 4 маенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча республика чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Яңа федераль ярдәм чаралары, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм чаралары, инвестицион проектлар белән эшләү һәм республика Маркетинг үзәгенең «Импортны алыштыру» блогында эшләү турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ вәкилләре сөйләде.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турында Яр Чаллы шәһәре, Әлки, Буа, Балык Бистәсе һәм Саба муниципаль районнары вәкилләре хәбәр итте.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Зиннурова Э. Ф. катнаштылар.