2022 елның 11 маенда ГКУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» җитәкчелеге инициативасы белән видеоконференцэлемтә режимында «Татарстан Республикасының мәгълүмати системаларында федераль күрсәткечләрне исәпләү өчен беренчел мәгълүматларны тәңгәлләштерү өлкәсендә үзара бәйләнешне оештыру буенча Татарстан Республикасы норматив хокукый актын эшләү мәсьәләсе буенча эшче киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор Кудрявцева А.Н. һәм макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е. В. катнаштылар.