Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

2022 елның 12 маенда видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләтү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы булды.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:

Татарстан Республикасы Электрон документлар әйләнеше бердәм ведомствоара системасы платформасында «Югары вазыйфаи затларны бәяләү» блогын эшләү һәм аны тәмамлау сроклары турында;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының муниципаль дәрәҗәгә декомпозацияләнгән федераль күрсәткечләрне исәпләү өчен беренчел мәгълүматлар чыганагын билгеләүне регламентлый торган Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм авыл районнары җирле үзидарә органнарының норматив актларын эшләү һәм әлеге бурычларны хәл итү керә торган җаваплы башкаручыны беркетү зарурлыгына анализ ясау турында.

Татарстан Республикасы мәгълүмат системаларында федераль күрсәткечләрне исәпләү өчен башлангыч күрсәткечләрне идентификацияләү өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне оештыру буенча Татарстан Республикасы норматив хокукый акты проектын эшләү турында;

Мәгълүмат системалары базасын карау һәм анализлау нәтиҗәләре һәм аларны «Мәгълүматлар фабрикасы» аша интеграцияләү турында.

 Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор Кудрявцева А.Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н., макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е. В., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С.А. һәм макроикътисадый анализ бүлегенең әйдәп баручы белгече Мөбинова С.И. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International