2022 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры М. Р.Шаһиәхмәтов рәислегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында 2022-2027 елларга Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенең Комплекслы планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы узды.
Утырышта көн тәртибендә билгеләнгән мәсьәләләр буенча катнашучылар чыгышлары тыңланды һәм фикер алышынды.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор урынбасары Гарипов А.Ш. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А. катнаштылар.