Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре катнашында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы

2022 елның 24 мае, сишәмбе

2022 елның 24 маенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча республика чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

2023 елга һәм 2024, 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасының cоциаль-икътисадый үсеше фаразын формалаштыру өчен сценар шартлар, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм чаралары, инвестицион проектлар белән эшләү һәм республика Маркетинг үзәгенең «Импортны алыштыру» блогында эшләү турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ вәкилләре сөйләде.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турында Баулы һәм Менделеевск муниципаль районнары вәкилләре хәбәр итте.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор урынбасары Гарипов А.Ш., төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Мулукова Л.И. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International