Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

2022 елның 26 маенда видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләтү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы булды.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:

Татарстан Республикасы электрон документлар әйләнеше бердәм ведомствоара системасы платформасында «Югары вазыйфаи затларны бәяләү» блогын эшләү һәм аны тәмамлау сроклары турында;

Мәгълүмат системалары базаларын карау һәм анализлау нәтиҗәләре турында һәм аларны «Мәгълүматлар фабрикасы» аша интеграцияләү турында;

Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системалары мәгълүматлары белән идарә итүнең оештыру-технологик системасын формалаштыру чараларын тормышка ашыру буенча «Юл картасы» чараларын үтәү турында.

 Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор Кудрявцева А.Н., макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е. В., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А. һәм макроикътисадый анализ бүлегенең әйдәп баручы белгече Мөбинова С. И. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International