2022 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р. К. Нигматуллин җитәкчелегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында Лениногорск шәһәрен һәм Бөгелмә шәһәрен транспорт белән тәэмин итү һәм транспортка тарифлар күләме турында фикер алышу буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә катнашучыларның көн тәртибе буенча хәбәрләре тыңланылды һәм фикер алышынды.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты һәм чыгыш ясады.