2022 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш.Х. Гафаров җитәкчелегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында «Татарстан Республикасында data-үзәк булдыру турында»гы мәсьәлә буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры М. Н.Садыков һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры А. Р. Хәйруллин чыгышлары тыңланылды һәм тикшерелде.
«Третье мнение» компаниясе генераль директоры Мещерякова А.М. «Третье мнение» компаниясендә кулланыла торган сәламәтлек саклау системасы өчен ясалма интеллект технологияләре турында сөйләде.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты һәм чыгыш ясады.