Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләрен исәпләү өчен кирәкле мәгълүматларны формалаштыру буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең административ регламентларын эшләү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

2022 елның 1нче июнендә «ТР ИСТҮ» ДБУ директоры Кудрявцева А. Н. җитәкчелегендә Россия Федерациясе Президентының 04.02.2021 ел, № 68 Указы белән расланган Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләрен исәпләү өчен кирәкле мәгълүматларны формалаштыру буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең административ регламентларын эшләү сораулары буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә катнашучылар, шулай ук, кризиска каршы дәүләт һәм муниципаль идарә, җитештерү көчләрен булдыру һәм үстерү, санлы технологияләр нигезендә импортны алыштыру мәсьәләләре буенча 2022 елга Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм эшләтү буенча эш төркеменең эш планы проекты турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина, макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В. Баһаветдинова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International