Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре катнашында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы
2022 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча республика чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларында катнашу, инвестицион проектлар белән эшләү һәм республика Маркетинг үзәгенең «Импортны алыштыру» блогында эшләү турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ вәкилләре сөйләде.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарында инвестицион климатны яхшырту буенча күрелә торган чаралар турында Югары Ослан, Буа һәм Питрәч муниципаль районнары вәкилләре хәбәр иттеләр.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор урынбасары Гарипов А.Ш., төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Мулукова Л.И.. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А. катнаштылар.