Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

2022 елның 9 июнендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләтү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы булды.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:

Мәгълүмат системалары базаларын карау һәм анализлау нәтиҗәләре турында һәм аларны «мәгълүматлар фабрикасы» аша интеграцияләү турында;

Эшләнгән глоссарий ярдәмендә мәгълүмат җыю технологиясен оптимальләштерү, шулай ук әлеге максатлар өчен мәгълүмат системаларын билгеләү буенча тәкъдимнәр турында;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системалары мәгълүматлары белән идарә итүнең оештыру-технологик системасын формалаштыру буенча «Юл картасы» проекты турында;

«Татарстан Республикасының шәһәр төзелеше эшчәнлеген мәгълүмати тәэмин итү» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасын төзү буенча ведомствоара киңәшмә нәтиҗәләре турында;

Эшче төркем әгъзаларының 2022 елның икенче яртыеллыгына кризиска каршы дәүләт һәм муниципаль идарә, җитештерү көчләрен булдыру һәм үстерү, санлы технологияләрне куллану нигезендә импортны алыштыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм эшләтү буенча эш төркеменең эш планына тәкъдимнәре турында.

 Киңәшмәдә ДБУ  «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н., макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е. В., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А. һәм макроикътисадый анализ бүлегенең әйдәп баручы белгече Мөбинова С. И. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International