2022 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча республика чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларында катнашу, Республика маркетинг Үзәгенең «Импортны алыштыру» блогындагы эш турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ вәкилләре сөйләде.
Җир кишәрлеге категориясен үзгәртү, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү объектларын урнаштыру өчен җир кишәрлегеннән рөхсәт ителгән төрен файдалану, экология туризмы өлкәсендә ял итү һәм рекреация турында Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкиле хәбәр итте.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор урынбасары Гарипов А.Ш., төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Мулукова Л.И. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А. катнаштылар.