2022 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы 32 нче утырышы узды.
Депутатлар Олег Коробченко кандидатурасын Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләү өчен тикшерделәр.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча әзерләнгән Россия Җинаять Кодексының 64 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү белән бәйле федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү буенча закон чыгару инициативасы турында фикер алышынды.
Парламентарийлар шулай ук беренче укылышта 2021 ел өчен республика бюджеты һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлешенә кагылышлы закон проектлары турында фикер алыштылар.
Утырышның көн тәртибенә барлыгы 32 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 13 республика законы проекты беренче укылышта карау өчен һәм тагын бер закон проекты икенче укылышка әзерләнгән.
Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.