«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Президиумы утырышы

2022 елның 17 июне, җомга

2022 елның 16 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Ә.Ә. Сәфәров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин катнашында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Президиумы утырышы булды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы И.М. Гарипов чыгыш ясады.

Муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше рейтингының яңа методикасы проекты турында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Р.Д. Әмирханов сөйләде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары тарафыннан туклануны тәэмин итү җирле бюджетларның бюджет ассигнованиеләре хисабына гамәлгә ашырыла торган ташламалы категориядәге укучыларны билгеләгәндә бердәм алымнар куллану турында сөйләде.

Президиум эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. һәм директор урынбасары Гревцов А. Б. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International