2022 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева җитәкчелегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында яшь белгечләргә, шул исәптән спорт өлкәсендә дә, ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә билгеләнгән мәсьәлә буенча катнашучылар чыгышлары тыңланды һәм фикер алышынды.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты һәм чыгыш ясады.