2022 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышы узды. Республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары видеоконференцэлемтә режимында узган ТР Дәүләт Советы утырышында катнаштылар.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.Ф. Х.
Көн тәртибенә 19 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 3 республика законы проекты, 6 федераль закон проекты һәм 2 РФ субъектлары закон чыгару органнары мөрәҗәгате.
Беренче укылышта һәм тулаем алганда, 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Депутатларга кертелә торган үзгәрешләр турында җентекле доклад белән Татарстан Республикасы Финанс министры Р. Р. Гайзатуллин чыгыш ясады.
Шулай ук беренче укылышта һәм тулаем алганда, 2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында законга үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Закон проектын «Татарстан Республикасы территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды» дәүләт учреждениесе директоры Мифтахова А. М. тәкъдим итте.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты.