2022 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты һәм Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның уртак утырышы узды.
Утырыш эшендә Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Топилин М.А., Татарстан Республикасы Премьер-министры Песошин А. В., Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Осьмаков В. С., Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Вахруков Д. С., статс-секретарь – Россия Федерациясе Финанс министры урынбасары Сазанов А. В., республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Утырышта көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча катнашучылар докладлары тыңланды һәм тикшерелде.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты.