«2022 елның I яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2022 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнары бурычлары турында» Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе

2022 елның 26 июле, сишәмбе

2022 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә «2022 елның I яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2022 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында»гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды.

Киңәшмә эшендә Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Топилин М.А., Татарстан Республикасы Премьер-министры Песошин А. В., министрлыклар, ведомстволар вәкилләре һәм республиканың эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары видеоконференцэлемтә режимында катнаштылар.

Үз чыгышында Татарстан Республикасы Президенты тармак министрлыкларына финанс кыенлыклары кичерә һәм бюджетка түләүләрне киметә торган предприятиеләр белән атна саен баланс комиссияләре үткәрергә, җитештерүчеләргә кооперация элемтәләрен корырга һәм ярдәм итү чараларын кулланырга, предприятиеләргә кирәк булган яңа чаралар буенча федераль дәрәҗәгә тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Утырышның көн тәртибе кысаларында республика салым органнарының I яртыеллык эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе М. А. Сафиуллин сөйләде.

2022 елның I яртыеллыгында ТР берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2022 елга ТР финанс системасы органнарының бурычлары турында ТР Финанс министры Р. Р. Гайзатуллин сөйләде.

Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең 2022 елның I яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Р. Х. Нуриәхмәтов мәгълүмат бирде.

 

Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International