2022 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча республика чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкиленең кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларында катнашуы һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль әһәмиятле хезмәт күрсәтүләрен электрон рәвешкә күчерү турында, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ вәкиленең «импортны алыштыру» республика Маркетинг үзәгенең, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең «МСП.РФ» цифрлы платформасында хезмәт күрсәтү паспортларын урнаштыру буенча башкарылган эш турында чыгышлары булды.
Утырыш барышында шулай ук Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы вәкиленең районда икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары турында чыгышы тыңланды.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор урынбасары Гарипов А. Ш., төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Мулукова Л.И. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Миронов О. В. катнаштылар.