Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы

2022 елның 2 августы, сишәмбе

2022 елның 2 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча республика чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләренең кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларында катнашу турында, РФ КУЭның санлы платформасында хезмәт күрсәтү паспортларын урнаштыру эше турында, республика Маркетинг үзәгенең «импортны алыштыру» блогында эшләү турында, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль әһәмиятле хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү турында чыгышлары тыңланды.

Шулай ук Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы вәкиленең районда икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча үткәрелә торган чаралар турында чыгышы тыңланды.

Утырышта ДБУ  «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары Гарипов А. Ш. һәм төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Мулукова Л.И. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International