2022 елның 4 августында Казан Кремле бинасында Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары – Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Гарипов И.М. җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары структурасын камилләштерү мәсьәләләре буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
«Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ эшчәнлеге һәм гражданнарга хезмәт күрсәткәндә җирле үзидарә органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне оештыру мәсьәләсе буенча «КФҮ» ДБУ директоры Л. А. Мозаффарова чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы җирле үзидарә органнарының оештыру структурасы һәм эшчәнлегенә функциональ анализ нәтиҗәләре турында утырышта катнашучыларга ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры Кудрявцева А. Н. һәм Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башлыгы Кашапов И. М. хәбәр иттеләр.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары А. Б. Гревцов катнашты