Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чараларының республика планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләренең кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларында катнашу, РФ кече һәм урта эшкуарлык министрлыгының Циффрлы платформасында хезмәт күрсәтү паспортларын урнаштыру эше һәм республика Маркетинг үзәгенең «импортны алыштыру» блогында эшләү турындагы чыгышлары тыңланды.

Шулай ук районда икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча үткәрелә торган чаралар турында Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы вәкиле чыгышы тыңланды.

Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән региональ сәясәт бүлегенең баш белгече А. А. Шишко, икътисадый планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече О. В. Миронов һәм икътисадый планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Зиннурова Э. Ф. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International