2022 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында видеоконференция режимында «Хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре. 2022 елның I яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре» темасы буенча Хезмәтне саклау буенча республика ведомствоара комиссиясе, Татарстан Республикасында һәм республиканың муниципаль берәмлекләрендә халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү һәм алардан файдалану мәсьәләләре буенча республика ведомствоара комиссиясе вәкилләре катнашында семинар узды.
Югарыда күрсәтелгән тема буенча утырышта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Р. Ф. Вәлиуллов чыгыш ясады.
Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән Казанцева Л.Ф. катнашты.