2022 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чараларының республика планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Утырыш кысаларында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт комитеты рәисе М.А. Топилинның «Өлешчә мобилизацияләүгә бәйле бизнеска ярдәм чаралары турында»дигән темага чыгышы тыңланды һәм тикшерелде.
Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары А.Ш. Гарипов, региональ сәясәт бүлеге начальнигы Мулукова Л.И. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Зиннурова Э. Ф. катнашты.