Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

20 октябрьдә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз бишенче утырышы узды. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә -Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы Юлламасы.

Утырышны интернет челтәрендә һәм телеканалда турыдан-туры трансляцияләү оештырылды.

Үз чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Татарстан тормышының төп өлкәләренә кагылды, республиканың социаль-икътисади хәленә җентекле анализ бирде һәм Татарстан үсешенең стратегик бурычларын билгеләде.

Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International