Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышы

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов катнашында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышы уздырылды.

 

Төп мәсьәлә 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты булды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов утырышта 2023-2025 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразы белән чыгыш ясады.

Депутатларга 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның план чорына республика бюджеты параметрлары турында Татарстан Республикасы Финанс министры Р. Р. Гайзатуллин сөйләде.

Бюджет турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International