Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

2022 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чараларының республика планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов өлешчә мобилизация шартларында бизнеска ярдәм итүнең федераль чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләренең кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларында катнашу, РФ кече һәм урта эшкуарлык министрлыгының Циффрлы платформасында хезмәт күрсәтү паспортларын урнаштыру эше һәм республика Маркетинг үзәгенең «импортны алыштыру» блогында эшләү турындагы чыгышлары тыңланды.

Шулай ук Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы вәкиленең районда икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча үткәрелә торган чаралар турындагы чыгышы тыңланды.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Зиннурова Э. Ф. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International