«2022 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2022 елның азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында»гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

2022 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә «2022 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2022 елның азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында»Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе булды.

Республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары видеоконференцэлемтә режимында катнаштылар.

Татарстан Республикасы Президенты үз чыгышында тармак министрлыкларына финанс кыенлыкларын кичерүче һәм бюджетка түләүләрне киметүче предприятиеләр белән баланс комиссияләре үткәрүне дәвам итәргә, җитештерүчеләргә кооперация элемтәләрен корырга һәм федераль һәм республика ярдәменең барлык чараларын кулланырга ярдәм итәргә кушты.

Утырышның көн тәртибе кысаларында республика салым органнарының 9 айлык эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлары турында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Сафиуллин М. А. сөйләде.

2022 елның 9 аенда ТР консолидацияләнгән бюджеты үтәлеше һәм 2022 елга ТР финанс системасы органнарының бурычлары турында ТР финанслар министры Р. Р. Гайзатуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең 2022 елның 9 аенда эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлары турында Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурихмәтов Р.Х. сөйләде.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International