Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

2022 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Россия Банкының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, кредит оешмалары, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, сатып алулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләренең өлешчә мобилизацияләүгә бәйле рәвештә федераль ярдәм чаралары буенча эшне оештыру турындагы чыгышлары тыңланды.

Шулай ук районда икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча үткәрелә торган чаралар турында Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы вәкиле чыгышы тыңланды.

Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары А. Ш. Гарипов, региональ сәясәт бүлеге начальнигы Мулукова Л.И. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Зиннурова Э. Ф. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International