Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

2022 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чараларының республика планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Россия Банкының Татарстан Республикасы буенча бүлеге-Милли Банк, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләренең өлешчә мобилизацияләүгә бәйле федераль ярдәм чаралары буенча эшне оештыру турындагы чыгышлары тыңланды.

Шулай ук «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы», «Электрон сәүдә үзәге» АКБО вәкилләре республика Маркетинг үзәгенең «импортны алыштыру» блогында эшләү һәм Татарстан Республикасында интернет-сәүдәне үстерү турында чыгышлары тыңланды.

Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары А.Ш. Гарипов, региональ сәясәт бүлеге начальнигы Мулукова Л.И. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Зиннурова Э. Ф. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International