Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләтү буенча эшлекле төркем киңәшмәсе

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

2022 елның 15 декабрендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләтү буенча эшче төркемнең чираттагы киңәшмәсе булды.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты В.В. Хоменконың Татарстан Республикасы фәнни-технологик үсешенең дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Инновацион һәм фәнни проектларга экспертиза үткәрү алымнары, шул исәптән фундаменталь, гамәли һәм эзләнү тикшеренүләре, инновацион товарлар һәм хезмәтләр базарларын формалаштыру, экспертиза процессын циффрлаштыру һ. б. турында мәгълүмати хәбәре каралды һәм тикшерелде.

Шулай ук Татарстан Республикасы фәнни-технологик үсешенең милли рейтингы күрсәткечләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының җаваплы вазыйфаи затларын тыңлау турындагы мәсьәлә каралды.

 ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән киңәшмә эшендә директор Кудрявцева А. Н., директор урынбасары Гарипов А. Ш., макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Баһаутдинова Е.В., макроикътисади анализ бүлеге әйдәп баручы белгече Мөбинова С.И. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге әйдәп баручы белгече Зиннурова Э. Ф. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International