«Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау: 2022 ел йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар»Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2023 елның 12 гыйнварында ИТ-паркта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының статс-секретарь – Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары А. Н. Пудов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р. К. Нигъмәтуллин катнашында «Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау: 2022 ел нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар» дигән йомгаклау коллегиясе булды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова үз чыгышында ведомствоның 2022 елдагы эш нәтиҗәләре, Татарстан хезмәт базарындагы вәзгыять, гражданнарга социаль ярдәм чаралары, хәерчелеккә каршы көрәш, «Демография»милли проектын гамәлгә ашыру барышы һәм нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Шулай ук җитештерү травматизмы, коррупциягә каршы тору һ. б. мәсьәләләр яктыртылды.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән коллегия эшендә директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International