Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре катнашында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2023 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Шаһиәхмәтов М. Р. җитәкчелегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча республика чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Эшче төркем утырышы кысаларында «Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Милли рейтингы күрсәткечләре нигезендә Татарстан Республикасы инвестицион климатының торышын яхшырту буенча чараларны гамәлгә ашыру турында»2022 елның 30 декабрендәге 1459 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын үтәү мәсьәләләре тикшерелде.

Шулай ук инженер челтәрләренә тоташу буенча килештерү вакытын кыскарту һәм контроль объектлары турында мәгълүматларны федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге), региональ дәүләт контроле (күзәтчелеге), муниципаль контроль төрләренең категорияләнгән реестры объектлары реестрына кертү мисалында муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерү сораулары каралды.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән утырыш эшендә Региональ сәясәт бүлеге башлыгы Мулукова Л.И. һәм икътисадый планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Зиннурова Э. Ф. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International