Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырыгынчы утырышы

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2023 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин, республика Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырыгынчы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин уздырды.

Төп мәсьәләләрнең берсе - «Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында» закон проектын карау. Татарстанның гамәлдәге төп законының җиде бүлегеннән һәм 126 статьясыннан алты бүлеккә һәм 60 статьяга үзгәрешләр кертелде. Моннан тыш, закон проекты белән ике яңа статья кертелде, Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 нормасы үз көчен югалткан дип танылды.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән Кудрявцева А.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International